Нәниләр өчен космик сәяхәт (0+)

26 март көнне 17 нче санлы китапханәдә Космонавтика көненә багышланган «Космоска юл» сәяхәте узды. 

Уроки Гагарина
игра
планеты
строят ракету

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар без яши торган Җир планетасы турында сөйләште, космик җисемнәр – планеталар, метеоритлар, кометалар белән танышты. Балалар кем ул космонавт, ул нинди сыйфатларда ия булырга тиеш һәм космос белән бәйле башка кызыклы күренешләр турында мәгълүмат алды. 
Сәяхәт вакытында алган белемнәрен балалар күңелле уеннарда катнашып ныгытты: «Төнге күк йөзе» уенында алар йолдызлар белән дуслашты, ә «Космик фантазияләр»дә космоста сәяхәт итәр өчен үз ракеталарын төзеделәр. Физкультура күңел ачулары да укучыларның күңелләренә хуш килде: алар  дустанә рәвештә төрле күнегүләр башкарып космоска «очарга» әзерләнде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: